Family unrecorded

Ярмәк вагы

«Ярмәк вагы» (рус. «Мелкая дробь по-ермаковски», «Ермаковские топотушки», «Ярминская дробинка») ― Самар өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылында барлыкка килеп, хәзер барлык татар дөньясына таралып, тальян гармунга башкарылучы традицион та…

No licensed photograph yet
Four in five rooms open without one. Add a photograph with a declared licence and your credit sits under it, permanently.
Archival typographic plate · seeded for Ярмәк вагы+ Add licensed photo →
Understand in 30 Seconds · In Plain Words

Quick guide to Ярмәк вагы

Sourced or Silent · CC BY-SA 4.0

«Ярмәк вагы» (рус.

01 · What it is
Living Tradition

Documented cultural tradition on record; family classification awaits an editor.

02 · Where & name
Geography awaiting source

Add a cited source naming the region or community that carries it.

03 · How it is doing
□□□□ (Not yet assessed)

Documented in open cultural records, but no cited field assessment of its current vitality has been added here yet.

04 · Proof & reuse
2 cited sources

Every claim links to a public record below. Free to quote, teach, and share under CC BY-SA 4.0.

Chapter Takeaways
Тарих2012 елның август һәм сентябрь айларында Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Дәүләт Умеров тарафыннан Самара өлкәсе Камышлы районының Иске Ярмәк, Бакай, Балыклы, Камышлы…
ӘдәбиятМәкаләләр Илдус Диндаров.
СылтамаларThe text above is adapted from the Wikipedia article “Ярмәк вагы (бию)”, available under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 4.0 licence.
Common Questions Answered on Record
What is Ярмәк вагы in plain words?

«Ярмәк вагы» (рус.

Where is Ярмәк вагы practised or documented?

No verified geographic place has been linked on record yet — editors can add a cited place from the edit page.

What is the current condition of Ярмәк вагы today?

□□□□ (Not yet assessed): Documented in open cultural records, but no cited field assessment of its current vitality has been added here yet.

How do I cite or share this Ярмәк вагы entry?

Cite as: "Ярмәк вагы." folkroom, https://folkroom.org/art-forms/q138865073, text CC BY-SA, with attribution.

Share or cite this roomNo tracking · CC BY-SA 4.0
WhatsAppXLinkedInRedditFacebook

The tradition & historical record

2 min read · 2 sources

«Ярмәк вагы» (рус. «Мелкая дробь по-ермаковски», «Ермаковские топотушки», «Ярминская дробинка») ― Самар өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылында барлыкка килеп, хәзер барлык татар дөньясына таралып, тальян гармунга башкарылучы традицион татар биюе. Бию вак хәрәкәтләре, ритмлы, дәртле булуы белән аерылып тора. Биюнең үзенчәлеге ― уникаль ритмында: башкаручылар тальян тавышы астында аяклары белән тиз генә вак кына адымнар ясыйлар (тыпырдыйлар). 1

Тарих

2012 елның август һәм сентябрь айларында Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Дәүләт Умеров тарафыннан Самара өлкәсе Камышлы районының Иске Ярмәк, Бакай, Балыклы, Камышлы авылларына «Ярмәк вагы» биюе тарихын өйрәнү өчен кыр экспедицияләре уздырылган. Бию уен-сынау нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Патша заманында егетләр 25 елга хәрби хезмәткә китә торган булган. Рекрутларны татарча «никрутлар» дип йөрткәннәр. Заманында хәрби хезмәт үткән, рекрут булган аксакаллардан берәү 18 яшьлек егетләрне түгәрәккә җыеп, аларның җитезлек, түземлек һәм осталыкларын тикшергән. Камчы белән аякка сукканда, егетләр суктырмаска, тиз генә сикерергә (тыпырдарга) һәм аяк табаны (үкчә) белән камчыны эләктерергә, аңа басарга (камчы очын идәнгә кысарга) тиеш булган. Егетләр арасыннан камчыны тота алганы карттан камчыны алган да элекке рекрутны үзе биеткән, ә ул, үз чиратында, яшьләргә «Ярмәк вагын» ничек башкарырга кирәклеген күрсәткән һәм өйрәткән. Бию формасы буенча «Ярмәк вагы» ялгыз биюләргә карый, ләкин төркем белән ир-атлар тарафыннан да башкарылырга мөмкин. Башта «Ярмәк вагын» ир-егетләр генә биегән, тора-бара аны хатын-кызлар да башкара башлаган. Самара өлкәсе татар авылларында биюнең башка исемнәре дә очрый: «Камышлы вагы», «Бакай вагы», «Балыклы кабыргасы» һ.б. Аермалар биюнең атамасында гына түгел, башкару манерасында да, характерында да, музыкасында да бар. Мәсәлән, Камышлы биючеләре аякларын идәннән бөтенләй аермыйча, хәтта идәннән шудырып (идәнгә ышкып) башкаралар. Иске Ярмәк биючеләре сикереп бииләр (биюче идәннән ярты метрга өскә сикерә), һәм такт аркасында бер аяк идәннән сизелерлек аерыла, ләкин акцент икенче аякка төшә. 1

Әдәбият

Мәкаләләр Илдус Диндаров. Ярмәк вагы. «Безнең мирас», 2021 ел, № 7. ― Б.106―107. 1

Сылтамалар

Д. И. Умеров. Семантика фольклорного танца Самарских татар «Ярмәк вагы» // Вестник Казанского государственного университета культуры и искусств. 2024. № 4. С.51-55. EDN HWDRZD Танец самарских татар «Ярмәк вагы» (исполняет ансамбль «Тулпар», Нижнекамск). 23.05.2023 г. vk.video, 03:39 «Ярмэк вагы» (пляска под тальянку. с.Старое Ермаково Камышлинского р-на). 17.08.2019 г. VideoBox, 01:19 «Ярминская дробинка» / «Ярмәк вагы» Государственный ансамбль песни и танца РТ 2001 год. (үле сылтама) Видео, 08:17 1

The text above is adapted from the Wikipedia article “Ярмәк вагы (бию)”, available under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 4.0 licence. 1

Ярмәк вагы is recorded in open cultural data. The structured record cited below does not describe the practice, and this entry has not yet been reviewed by a person familiar with the tradition. 2

No recording linked yet — know one? Point at it →
Sourced or Silent · Still Open

Questions awaiting a cited source

+ Answer with a source →
How many people perform it today?
When is it first attested, and by whom?
What does it look like? No licensed photograph yet.