The tradition & historical record
3 min read · 2 sourcesМәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы (рус. Декада Татарского искусства и литературы в Москве) — ТАССРның беренче тапкыр Мәскәүдә үзенең сәнгать һәм әдәбият өлкәләрендәге казанышларын күрсәтү тантанасы. 1957 елның 24 май-2 июнь көннәрендә уза. 1
Тарих
1936 елдан алып ССРБнең башкаласында төрле автономияле һәм тугандаш республикаларының мәдәният һәм әдәбият өлкәсендәге казанышларын күрсәтү гадәткә керә. Шундый фестивальләр декада атамасын алалар. Беренче булып Украина тугандаш республикасының декадасы уза. ССРБ тарихында 34 декада урын ала: шуларның 25 - тугандаш республикалар тарафыннан һәм 9 декада автономияле республикалар тарафыннан оештырыла. 1
Татар сәнгате декадасы (1941)
1940 елның 26 апрелендә Мәскәүдә Татар декадасын үткәрү турында СБКФ ҮК карары чыга, һәм Казанга Мәскәү һәм Ленинградтан зур сәнгать эшлеклеләре чакырыла. Беренче "Татар сәнгате декадасы" 1941нче елның августында узагарга тиеш була. Бу тантанага әзерләнүгә зур көч куела. Бу вакыйга татар балет труппасы оешуын тизләтә. Н.Җиһанов Татар опера һәм балет театрының художество җитәкчесе вазифасын ала, театрны И.Әүхәдиев җитәкли. Казанга Мәскәү һәм Ленинград сәхнә осталары Л. Баратов, В. Бебутов, балетмейстер Л. Якобсон чакырыла. Мәскәүдәге чыгышка Ф.Яруллинның "Шүрәле" балеты, Н.Җиһановның "Алтынчәч" операсы, Җ.Фәйзи музыкасына сәхнәләштерелгән Н.Исәнбәтнең "Хуҗа Насретдин" әсәре әзерләнә башлыйлар. Бөек Ватан сугышы афәте татар декадасын кичектерергә мәҗбүр итә. 1
Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы (1957)
Сугыштан соң, республиканың иҗади көчен сынап карау соравына кайталар. 1955 елның 16 августында ТАССРның Министрлар шурасы һәм Өлкә комитеты "Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы"на әзерлек чараларының үткәреләчәген раслыйлар. Декаданың атамасы яңартыла, "Татар сәнгате декадасы" урынына "Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы" дигән атама кертелә. Республикада әзерлек чаралары башлана, декаданың төп темаларының берсе нефть белән бәйле. Декадага М. Елизарованың "Давыл хәбәрчесе яшьлеге" (М. Горький турында), Р. Ишморатның "Үлемсез җыр" (М.Җәлил турында), Ю.Әминевнең «Язылмаган законнар» (нефтьчелар турында) әсәрләре махсус иҗат ителә. Әзерләнү комиссиясе хезмәте авыр шартларда уза. Комиссия Татар опера һәм балет театрының түбән әзерлек дәрәҗәсен ассызыклый. Ә.Еники язучылар җыелышында фирканең сәнгатькә катышуына каршы чыга. Күп каршылыклар урын алса да, 1957 елның 24 маенда "Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы" башлана. Төрле чыгышлардан соң, башкаладагы мәдәният эшлеклеләре тарафыннан ТАССРның язучылары, рәссамнары һәм театр коллективлары иҗатлары турында махсус җыелышларда фикерләр алышына. Декаданың йомгаклау концертында башкаланың Зур театрында уза. ССРБнең партия һәм хөкүмәт җитәкчеләре, Мәскәүдәге илчелек һәм дипломатия башлыклары да була.